+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 14:18

Солдатлар китә хезмәткә

1 октябрьдән Русиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Быел 132 мең егет солдат шинеле киячәк. Башкортстаннан армия сафларына 5 мең кеше юллана.

Быел көзге чакырылышта укытучы булып эшләгән егетләргә повестка җибәрмәячәкләр. Аларны 1 майдан 15 июльгә кадәр чакыру каралган. Шулай ук, көзге урып-җыю эшендә мәшгуль булганнарны 15 октябрьдән генә алачаклар.
Быелгы елдан хәрби хезмәттән кичектереп тору бирелгәннәр хезмәт итәселәре килсә гариза язып армияга китә ала. Гаиләсендә кичектергесез хәлләр килеп чыкканда да хезмәт итү вакыты тулмаганнар аз гына иртәрәк кайтып китә алачак.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/soldatlar-kit-khezm-tk/
Читайте нас: