+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2019, 17:31

Балаң тәмәке тартамы? Штраф түлә!

Русиядә балалары тәмәке тарткан өчен әти-әниләренә штраф сала башлаулары ихтимал. Хөкүмәттә шундый закон әзерлиләр.

Документ тәмәке тарткан үсмерләрнең әти-әниләреннән тыш, аларның законлы вәкилләренә дә кагыла. Әлеге тәкъдимне Эчке эшләр министрлыгы керткән. Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы сайтында хокук бозуларны искәртү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы протоколы шул хакта сөйли, дип хәбәр итә РИА Новости.
Тәмәке тарткан балаларның әти-әниләренә күпме штраф салыначагы турында ачык кына әйтелмәгән. Балалары тәмәке тарткан өчен әти-әниләргә җаза бирүне күз уңында тоткан закон проектлары моңа кадәр берничә тапкыр Дәүләт Думасына карауга кертелсә дә, алар хөкүмәттә хуплау тапмады һәм проект авторлары аларны кире алды. Монысының язмышы ничек булып бетәр, күрербез.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/bala-t-m-ke-tartamy-shtraf-t-l-/
Читайте нас: