+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2019, 12:53

Радий Хәбиров: “Хакимият башлыклары халык белән даими элемтәдә булырга тиеш”

Республика Башлыгы Стәрлебаш һәм Федоровка районнары буенча эш сәфәренә йомгак ясады.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, ике районда да проблемалар охшаш. Бу — социаль объектларның тузганлыгы, юллар җитмәү, су һәм газ кертү мәсьәләләре.— Тиз арада төзәтергә мөмкин булган тагын бер күптәнге проблема — халык белән элемтәнең йомшак булуы, — диде журналистларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. — Халыкны борчыган мәсьәләләр күп җыелган, алар белән сөйләшергә һәм проблемаларны вакытында хәл итәргә кирәк. Без муниципалитетлар башлыклары халык белән даими элемтәдә булсын өчен эш алып барачакбыз. Бу — район башлыгы эшләргә тиешле иң мөһим эш.

Ул билгеләп үткәнчә, ике районда да икътисадның үсеше яхшы. Әмма эш урыннары белән проблема бар. Яшьләр эш эзләп шәһәргә яки себергә китә.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, ул үз графигына “Хакимият башлыгы сәгате”знең күчмә форматын куюны сораган. Шул вакытта урындагы мәсьәләләр тизрәк хәл ителәчәк.

Радий Хәбиров журналистларга ике районга эш сәфәре нәтиҗәләре буенча биргән йөкләмәләр турында да сөйләде.
Читайте нас: