+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2019, 17:27

Водитель таныклыгы алуда үзгәрешләр көтелә

Яңа үзгәрешләр Хөкүмәт карамагына тапшырылган. Яңа закон проектына имтихан нәтиҗәләрен яңадан карау кертелгән.

Имтихан барышының видеоязмасы булуы һәм аның бер ай саклануы таләп булачак. Әгәр дә курсант инструкторның гамәлләре белән килешмәсә, дәгъва белдереп гариза яза алачак. Махсус комиссия, имтихан дөрес тапшырылган дип тапса, испекторның карары кире кагылачак һәм курсантка водитель таныклыгы биреләчәк.
Әлегә кадәр барсы да бер инструкторның нәтиҗә чыгаруыннан тора иде. Шуның аркасында бу тармакта ришвәтчелек чәчәк атты да инде.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/voditel-tanyklygy-aluda-zg-reshl-r-k-tel/
Читайте нас: