Аны шәхси исәпкә алу системасында беренче тапкыр теркәлгәндә, шулай ук яшел СНИЛСларын югалтканда яки исем-фамилия алыштырган вакытта бирәчәкләр. Уведомлениенең электрон варианты да булачак. Ул Пенсия фонды сайтында һәр гражданинның шәхси кабинетында һәм Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында булачак.