Әлбәттә, аларны бөтенләй элемтәдән аерырга җыенмыйлар. Әмма интернет челтәренә тоташкан элемтә җиһазлары рөхсәт ителмәячәк. Бу кайбер солдатларның, хәрби күнегүләр, яңа хәрби корал һәм хәрби корылмаларны фотога төшереп җибәрүгә каршы тору максатыннан эшләнелә. Таләпне үтәмәгән өчен хәрбигә административ җаваплылык каралган. Аның командиры булган офицер хәрби хезмәттән читләштерәләчәк. Гади итеп әйткәндә, аны армия сафларыннан куачаклар.