Документ халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыруга, Башкортстан торак пунктларының эстетик тышкы кыяфәтен формалаштыруга юнәлтелгән.
Башкортстан Хөкүмәтенә оештыру комитеты составын һәм торак пунктларның эстетика елын үткәрү буенча чаралар планын раслау йөкләнде.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә урындагы оештыру комитетлары булдырырга, тиешле планнар эшләргә һәм чаралар үткәрергә тәкъдим ителде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/bashkortstanda-2020-el-torak-punktlarny-estetikasy-ely-dip-iglan-itelde/