+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 08:28

Путин регионнарга күчмә медицина студент отрядларын җибәрергә тәкъдим итте

Казан дәүләт медицина университеты студентлар медицина отрядлары җәйге чорда Краснодар краенда һәм Кырымда эшләгән.

Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениеләре студентларыннан отрядлар оештырырга тәкъдим итте. Ул Калининградта җәмәгатьчелек белән очрашуда шул хакта сөйләде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Казан дәүләт медицина университетында оештырылган студентлар медицина отрядлары җәйге чорда Краснодар крае һәм Кырым Республикасының балалар сәламәтләндерү лагерьларында 30 меңнән артык баланы сәламәтләндерүдә катнашты. Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренең 15 меңнән артык пациенты студентлар медицина отрядларының әгъзаларыннан медицина каравы алды.
Хезмәт проектында Идел буе федераль округының 8 субъектыннан студентлар медицина отрядларының әгъзалары катнашты, алар кече һәм урта медицина персоналы буларак эшләделәр.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.

#ВладимирПутин

Читайте нас: