+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 11:10

Хәлләр мактанырлык түгел

Башкортстанда ничә кеше яши?

Республикада халык саны артуга барамы яки кимүгәме? Бу уңайдан Башкортстанстат китергән рәсми саннарга күз салыйк. Шул мәгълүматларга карасаң, быел 12,3 мең кешегә кимегәнбез.

2019 елның 1 гыйнварына республикада исәп буенча 4 млн 51 мең кеше булган. Ел агышында туучылар саны да, үлүчеләр саны да артмаган, киресенчә, кимрәк. Әйтик, 2019 елның гыйнвар – август аенда 28 343 бала туган. Бу узган елга караганда 3406 кешегә кимрәк. Былтыр бу вакыт аралыгында 31 749 сабый туган булган.

Бакыйлыкка күчүчеләр саны – 33 042, 2018 елда 34 456 булган (1414 кешегә кимрәк). Аларның 189ы бер яшькә җитмәгән балалар. 2018 елда 178 сабый вафат булган.

Вафат булучылар арасында йөрәк-кан тамыры белән авыручылар саны 45,4% — 15 008, яман шештән 14,5% — 4786; юл һәлкатендә - 307 (-31); алкогольдән агуланып 70 (-5) кеше җан тәслим кылган. Үзләренә кул салучылар 552 кеше (-36), үтереш корбаннары -111 (+5). Тын юлы һәм инфекцияле авырулардан 2065 (+367) кеше вафат булган.

Русиянең башка төбәкләренә – 999; БДБ илләренә 404 кеше киткән. Ерак чит илләрдән 21 кеше килгән.

Башкортстанлылар арасында өйләнешү һәм аерылышу очраклары да кимегән: 16 356 никах теркәлгән (узган елдагыдан 1246 азрак), аерылышучылар саны узган елдагыдан 81 очракка кимрәк, ягъни 10 102 тәшкил итә.

Табигый арту буенча, Уфа Русиядә - дүртенче, үлүчеләр буенча – өченче, туучылар саны буенча бишенче урында тора.
Читайте нас: