+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 13:54

Салым түләмәсәң...

Уфада яшәүче бер эшкуар Салым инспекциясеннән салым түләү турында квитанцияләр килеп торса да, бурычын түләмәгән.

44 яшьлек ирнең үзйөрешле машиналарга, ике йортына, җир участогына, 572, квадрат метр мәйданлы коммерция бинасына берничә ел эчендә 8 миллионлык салымы җыелган. Суд приставлары суд карары буенча милкен сату,алмашу, анда теркәлү хокукыннан мәхрүм иткән.

Эшкуарга чарасыздан төп бурычыннан тыш, 565 мең сумлык җыелма бурычларны да түләргә туры килгән.
Читайте нас: