+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2019, 11:27

Декреттагы аналарга – дәүләт ярдәме!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла.

Алар арасында “Демография” дип аталганы аерым урын тота. Республикада аны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 34,4 миллиард сум акча бүленәчәк. Шушы проект чикләрендә Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” турындагы Хөкүмәт карары проектын әзерләгән.


Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар арасында “Демография” дип аталганы аерым урын тота. Республикада аны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 34,4 миллиард сум акча бүленәчәк. Шушы проект чикләрендә Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” турындагы Хөкүмәт карары проектын әзерләгән.


Әлеге документка ярашлы, декрет ялындагы аналар республиканың мәшгульлек хезмәтләре исәбенә квалификацияләрен камилләштерү яки яңа һөнәр алу хокукына ия булачак. Шушы максаттан республика бюджетыннан өстәмә акча бүленергә тиеш.


Карар проектында билгеләнүенчә, өч яшькә кадәрге балалары булган хезмәткәрләрен яңадан укыткан өчен эшкуарлар һәм юридик шәхесләр тарафыннан тотылган акча кире кайтарылачак. Эш бирүче укытуны үзе оештырырга һәм матди чыгымнарны капларга тиеш. Уку вакыты 6 айга кадәр дәвам итә ала. 2019 елның 27 ноябренә чаклы Интернетта карар проектының тексты белән танышып, аның буенча фикер алышуда катнашырга мөмкин.

#ВладимирПутин
Читайте нас: