+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 11:25

Башкортстанда “Чыршы–2019” операциясе башланды

Ылыслы агачларны кисүгә контроль көчәйтелде.

Бүгенге көннән республика территориясендә “Чыршы – 2019” оператив-профилактик операциясе башлана. Урманнардагы законсыз эшчәнлек турында мәгълүматны республика урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 телефоны буенча хәбәр итергә мөмкин.
“Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр гадәттәгечә ылыслы агачларны кисүгә контрольне көчәйтә.
Операция кысаларында Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгы һәм дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә ылыс агачларын законсыз рәвештә кисүне чикләү максатында урманнарда патрульлек итәчәк; Яңа ел чыршылары ташучы транспортларны тикшерәчәк. Салым хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә законсыз әзерләнгән Яңа ел чыршыларын сатуны кисәтү өчен аларны сату урыннарына рейдлар үткәреләчәк», — дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, урман фондына китерелгән зыян өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Гражданнар өчен административ штрафлар күләме өч меңнән дүрт мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Штрафлардан тыш, браконьер урман фондына китерелгән зыянны да капларга тиеш. Әгәр зыян биш мең сум һәм аннан да күбрәк булса, хокук бозучының гамәлләре «урман утыртмаларын законсыз кисү» статьясында каралган җинаять җаваплылыгына китерә. Әлеге маддә буенча максималь җәза — алты елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Законсыз кисү барышында механизмнар, автомототранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар һәм башка төрле техника кулланылса, административ штрафларның күләме арта, кулланылган кораллар һәм киселгән агачлар конфискацияләнә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Bashkortstanda-Chirshi-2019-operatsiyase-bashlandi-17992/
Читайте нас: