+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 11:28

Башкортстанда Яңа ел чаралары көндәлеге эшләнде

Кайчан, кая барасыңны уйлый тор.

Яңа елга да күп калмады. Димәк, укучыларны – каникуллар, өлкәнрәкләрне - озын бәйрәм яллары көтә. Ә республикабыз халкы өчен быел бик күп күңелле бәйрәм чаралары әзерләнә. Алдан кычкырган күкенең генә башы авырта бит, ә без алдан уйлыйк: кайчан, кая барасыңны белеп тору, чыннан да, рәхәтләнеп һәм тәмен белеп ял итәргә мөмкинлек бирә. Башкортстанда Яңа ел чаралары көндәлеге эшләнде, анда район һәм шәһәрләрнең барлык бәйрәм чаралары бер блокта җыелган. Ул «Башкортстанның мәдәни дөньясы» порталына урнаштырылган.
20 декабрь көнне «Башкортстан» концертлар залында Республика Яңа ел чыршысы узачак, моның турыда Республика Хөкүмәте рәисе урынбасары Фәнур Ягъфәров бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә әйтеп үтте.
Анда барлыгы 780 уку алдынгылары, фән олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары, күп балалы аз керемле гаиләләрдәге балалар, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар катнашачак. Аларга яңа ел бүләкләре тапшырылачак.
25 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда узачак гомумрусия Яңа ел чыршысында катнашу өчен Мәскәүгә 28 педагог һәм табиб озатуында 114 бала чартер рейс белән барачак.
11 гыйнварда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында “Аксаков чыршысы-2020” үтәчәк, анда «үзенчәлекле балалар» чакырылачак. 19-23 декабрьдә 143 муниципаль чыршы узачак, аларда 32 меңгә якын укучы катнашачак. 31 декабрьдә барлык яңа ел мәйданчыкларында традицион халык күңел ачулары узачак.
Республикада Яңа ел каникуллары вакытында күпчелек массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үтәчәк, анда балалар әти-әниләре белән бергә катнашырга мөмкин. 2 гыйнвардан 6 гыйнварга 1017 спорт залы һәм мәйданчык эшләячәк. Аларда җиде спорт төре буенча «Яңа ел гаилә уеннары-2020» фестивале узачак. 3 гыйнварда Уфада Кар Кызлары парады, 4 гыйнварда — «Кашкадан» паркында чана таккан ат чабышлары парады, 7 гыйнварда бөтен республика буенча Раштуа бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары узачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә 3750 мәдәният учреждениесе 6049 чара үткәрергә планлаштырган.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Bashkortstanda-Ya-a-el-charalari-k-nd-lege-eshl-nde-18438/
Читайте нас: