+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 11:23

Сәрхүшләргә көн бетәрме?

Башкортстанда яшәүчеләрне Яңа ел каникулларында алкоголь продукциясен сатуны чикләүгә юнәлтелгән закон проекты хакында фикер алышырга чакыралар. Документ Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан эшләнелгән.

“Закон проекты эчкечеклек нәтиҗәсендә килеп туган кире күренешеләрне кыскартуга юнәлтелгән һәм Яңа ел каникулларында алкоголь продукциясен берәмләп сатуны чикләүне күзаллый”, - диләр БР Икътисади үсеш министрлыгында.
Проектка ярашлы, 3 гыйнварда алкоголь сату тулысынча тыела, 4 гыйнвардан алып 6сына кадәр спиртлы эчемлекләр иртәнге 10нан көндезге 14.00гә кадәр генә сатылачак.
Закон проектының тексты белән төбәкнең интернет-порталында танышырга мөмкин.
“1 һәм 2 гыйнвар – бәйрәмнәр, без берни дә чикләмибез. 3 гыйнварда – тәнәфес. 4, 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә ул 10.00-14.00 кадәр вакыт аралыгында сатыла, ягъни көннең беренче яртысында. 7 һәм 8 гыйнварда – гадәти режимга кайтабыз”, - дип сөйләде хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин. – Узган елны анализлагач, янгыннар, эчкечелек белән бәйле вакыйгалар нәкъ 4-5 гыйнвар көннәренә туры килүе билгеле булды. Көннәр буе эчеп яту әнә шундый күңелсез нәтиҗәләргә китерә”.
Яңа ел каникулларында алкоголь сатуны чикләү буенча закон проектын Корылтайга “Бердәм Русия” депутатлары тәкъдим итте.
Моңа кадәр Яңа ел каникулларында эчкечелек проблемасын республика башлыгы Радий Хәбиров та күтәреп чыккан иде.
“Без 10 көн ял итәбез. Сер түгел, күп кенә гаиләләр баш күтәрмичә эчәчәк. 31 башлаячаклар, аннары без аларны гыйнварда “җыеп” ала алмый интегәчәкбез. Җинаятьчелек тагы артачак. – Мин шушы көннәрдә алкоголь сатуны чикләүгә әзер. Бу киң таралмаган чара, әмма сабантуйлар вакытындагы тәҗрибә (алкоголь сатуны тыю) моның яхшы эшләвен дәлилләде. Әлбәттә, бәйрәмнәрдә халыкны тулысынча алкоголь эчемлекләрсез калдырырга җыенмыйбыз, әмма нинди дөрес карар кабул итәргә икәнлеген уйларга тиешбез”.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/S-rh-shl-rg-k-n-bet-rme-18136/
Читайте нас: