-10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2019, 13:50

«Чыршы» операциясе башланды

Рөхсәтсез чыршы, карагай агачларын кисмәгез.

Яңа ел бәйрәмнәре җитүгә дә күп калмады. Өйдә бәйрәм кәефен булдыру өчен күпләр өйләренә чыршы куя. Әмма күпләр аны рөхсәтсез урманнан кисеп алып кайта.

БР Урман хуҗалыгы министрлыгы 31 декабрьгә кадәр «Чыршы-2019» ведомствоара оператив-искәртү операциясен игълан итте.

Ул ылыслы яшь агачларны законсыз кисүдән саклау, Яңа ел чыршыларын әзерләү, ташу һәм сатуны оператив контрольдә тоту өчен үтә.

Операция барышында урман инспекторлары эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән бергә ылыслы агачларны законсыз кисүгә юл куймау максатында урманнарны, чыршы ташыган транспорт чараларын тикшерә. Рөхсәтсез киселгән чыршыларны сатуга юл куймау өчен салым хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә урыннары буйлап рейдлар үткәрү күзаллана.

Ылыслы агачларны законсыз кискән өчен административ җаваплылык, биш мең сумнан артык зыян китерелгән очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Административ җаваплылыкка тарттырылган гражданнарга – 3–5 мең, вазыйфалы кешеләргә —20 – 40 мең, юридик шәхесләргә 200–300 мең сум штраф салына.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: