+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2019, 11:15

Бердәм эш уңышлы

Былтыр җирле инициативаларны яклау программасы буенча Чурай авылы клубын төзекләндерергә, дигән карар кабул иткән иделәр.

Авыл халкы хәтсез генә акча җыйды. Спонсор Гыйззәтуллин Рәис Мансур улы акчалата ярдәм күрсәтте.Клуб эшләнеп килә, түбәсе ябылды, тәрәзәләрен алыштырдылар. Газ үткәрделәр, үткән елдагы ППМИ программасының шулай уңышлы эшләве Мәнәвезтамак авыл җирлегендә яшәүчеләрне янә җирле инициативаларны яклау программасында катнашырга өметләндерде.

2 декабрьдә Мәнәвезтамак авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Рәшит Әнвәр улы халык җыены үткәрде. Халык янгын сүндеру машинасын алырга дип карар кабул итте. Чурай, Мәнәвезтамак, Ихтисад авылларыннан инициатив төркемнәр халыктан акча җыю эшенә кереште. Эшкә нигез салынды. Нәтиҗәсе дә халык теләгәнчә булыр әле.

Римма Шамуратова.
Читайте нас: