+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2019, 11:06

Ачлык кичермәс өчен укыла торган дога

Мөселманнарга ачлык һәм ярлылык кичермәс өчен нинди дога укырга кирәк?

Аллаhы Тәгалә Нух галәйһиссәламнең тәүбә, гафу hәм ризык турында кылган догасын Коръәндә болай ачыклый: “Әйтте ки: Раббыгыздан гафу сорагыз, Ул, чынлыкта, бөтен нәрсәне гафу итүче. Гафу сорап сүзләремне тыңласагыз, Ул (галәмнәрнең Раббысы) сезгә (корылыкны бетереп) күп яңгыр бирәчәк, байлык hәм балалар бирер, сездә бакчалар, елгалар барлыкка килер” (“Нух” сүрәсе, 10-12нче аятьләр).


Чыганакларның күбесендә булган Ибне Габбәс радыяллаһу ганһе әйткән хәдистә Аллаhы Рәсүле болай дигән: “Дәвамлы итеп гафу сораган hәркемнең борчуын Аллаhы сөенечкә, җитешмәгәннәрен муллыкка алыштырыр hәм аны өметләнмәгән җирдән ризыкландырыр” (Әбү Давыд: 11/8).


Башка хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дигән: “Вакыйга” сүрәсен hәр көнне укыган кеше беркайчан да ярлы булмас”, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Читайте нас: