+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2019, 11:15

Имин булсын килер еллар, дога кылу өчен күтәрелсен куллар!

Кешелек дөньясы тагын бер елны озатырга әзерләнә. Гасырның егерменче елына аяк басарга санаулы көннәр калды. Үтеп баручы елыбызга бераз йомгак ясап, киләсесенә ниятләр куя торган мәл җитте. Нинди табыш, нинди югалтулар бар, алда безне ниләр көтә?

Бер иҗтимагый корылыштан икенчесенә юл алган илебездә рухи һәм икътисади проблемалар, әлбәттә, ерып чыккысыз. Авылларның мөшкел хәле, шәһәрләрдәге эшсезлек, яшь гаиләләрнең бурыч түләүдән җәфалануы... Бу хакта көн саен гәзит битләрендә, телетапшыруларда туктаусыз хәбәр ителә.


Әмма адәм баласы өмет белән яшәргә, һәр хәлендә Раббысыннан ярдәм сорарга, Аңа инанып, һәр халәтендә ныклык, кешелеклек үрнәге күрсәтергә тиеш. Һәр авырлык иманлы кеше өчен шәхес буларак үсеш мәктәбе, мәңгелек тормыш өчен саваплар казануга сәбәп икәнен аңлау күңелне тынычландыра, төшенкелеккә бирелүдән саклый.


Кешелек тарихында торгынлык һәм үсеш, югалту һәм табышлар һәрчак чиратлашып килгән. Югары әхлакка омтылган дәүләтләр чәчәк аткан, азгынлык һәм гөнаһ сазлыгына батканнар югалуга дучар булган. Бүгенге хәлебездә илебез халкын яктылыкка алып чыгу өчен бары тик иманлылык, әхлаклылыкка йөз тоту гына котылуга китерәчәк.


Һәр эшебездә, һәр гамәлебездә Бөек Раббыбыздан ярдәм сорарга, һәр проблемабызны чишү өчен Аңа таянырга өйрәнү зарур. Динебез кануннары белән яшәүгә йөз тоткан Чечня һәм Татарстанның икътисади уңышлары шуның ачык мисалы түгелме?


Яңа ел алдыннан мул ризыклар белән өстәлләргә шәраб куймыйча, мәҗлесләрне Коръән укып, дога белән башлаучылар арта бара. Кылынган һәрбер дога кешелек галәме өчен кыйммәтле, илгә, халыкка бәрәкәт ишекләре ачылуга сәбәп булыр. Гәзит укучы милләттәшләребезне дә ел тәмамланганда күп догалар кылырга, яңа елны өмет һәм ышаныч белән башларга чакырабыз.


Милләтебез аналарына, хатын-кызларыбызга шул доганың үрнәген тәкъдим итәбез.


Фатыйма Фаткуллина, “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.


Уфа шәһәре.

Дога


Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.


Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.


Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәлим. Йәә Рабби йәә АллааҺ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Йәә Әрхәмәрраахимиин!


Әй мәңге тере булучы Раббыбыз Аллааһ! Син һәрнәрсәне юктан бар итеп, меңнәрчә галәмнәрне тәрбия кылучы Кодрәт Иясе! Сиңа чын күңелдән иман китереп, рәхмәтеңә сыенып ошбу доганы кыламын һәм аны кабул итерсең дип ышанамын. Син Үзеңнең Коръән Кәримеңдә “Миңа догалар кылып сорагыз, Мин сезнең сораганнарыгызны бирермен”, - дип вәгъдә бирдең. Мин дә ихлас күңелдән ялварып Сиңа мөрәҗәгать итәмен.


Әй Мәрхәмәтле Аллааһ! Минем әлегә кадәр булган бөтен гөнаһларымны: ачык һәм яшерен кылганнарын, белеп һәм белми кылганнарын, бәндәчелек белән эшләгән барлык хаталарымны, гөнаһларымны гафу ит, кичер! Син Үзеңнең Изге китабыңда “Гөнаһлар кылганнан соң тәүбә кылып Миңа әйләнеп кайткан, иман юлына баскан колларымның гөнаһларын гафу итәрмен, савапларга әйләндерермен”, - дип әйтәсең. Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Минем әлегә кадәр кылган бөтен хата-гөнаһларымны гафу итеп, савапларга әйләндер. Җир шарындагы бөтен иманлы бәндәләреңә тәүбәләр кылырга ярдәм бир, аларның хаталарын һәм гөнаһларын ярлыка, гафу ит, үзеңнең сөекле колларың дәрәҗәсенә күтәрелү өчен ишекләреңне ач.


Әй Кодрәтле Аллаһ! Башкортстаныбыз һәм Русиябез халыкларына иманга кайтырга, тәүбәгә килергә, Үзең кушканнарны үтәп яшәргә рәхмәт ишекләреңне ач. Ватаныбыз халыкларына икътисади һәм рухи торгынлыктан чыгарга, бурычлардан котылырга, мохтаҗлыктан арынырга ярдәмнәреңне бир. Балаларыбызга, яшьләребезгә иман һәм әхлак тәрбиясе бирергә, өлкәннәребезгә гыйбадәт юлына басарга, Үзеңә якынаерга ярдәмнәреңне арттыр!


Әй чиксез Юмартлык Иясе! Син безнең илебезгә табигый байлыклар биргәнсең. Халыкларыбыз шул нигъмәтләрнең бәрәкәтен күрсен өчен юлларыңны ач! Илебездәге һәр милләт үссен һәм чәчәк атсын, рухи һәм әхлакый тәрбиягә ирешсен өчен ярдәмнәреңне бир. Башкортстаныбыз һәм илебез җитәкчеләренә һәр эшләрендә җиңеллек бир. Ватаныбызны сугыш бәлаләреннән сакла, ил-көнебезгә иминлек, тынычлык бир.


Әй Миһырбан һәм Мәхәббәт Иясе булган Раббыбыз! Гаиләләрдә ир һәм хатыннар арасына, ата-аналар һәм балалар, туганнар арасына өлфәт мәхәббәт сал, кардәшлек җепләрен ныгыт, милләтләр арасына татулык бир. Безгә Үзеңне яратырга, Син яраткан бөтен барлыкларны яратырга күңел байлыгы бир. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм үрнәгендә яшәргә, динебезне тергезергә җиңеллекләр бир. Мәчетләребез намаз укучылар белән тулсын, һәр мөселманның өендә Коръән өйрәнелсен.


Әй Мәрхәмәтле Раббыбыз! Син безнең милләтебезне унбер гасыр ислам динендә тәрбия кылдың, галимнәребез, дин әһелләребез күп милләт вәкилләренә остаз булды. Киләчәктә дә татар милләтенә исламның байрагын югары тотарга, башка милләтләргә үрнәк булырга насыйп әйлә. Милләтебез аналарына Коръән һәм сөннәт гыйлеме бир, динебезне тергезү өчен фидакарьлек ишекләреңне ач.


Әй Бөеклек Иясе Раббыбыз! Биргән барлык нигъмәтләреңә чиксез шөкерләр Сиңа! Киләсе елларыбыз имин һәм тыныч, бәрәкәтле булсын, гаиләләребезгә шатлык-куанычлар китерсен. Барчабызга ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен насыйп ит.


Әәмин. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Читайте нас: