+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 13:15

Изге Мәдинә шәһәрендә кар яуган - дөнья бетәме?

Сезнең вацапка да шундый хәбәрләр киләме? Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) әйткәннәр чынга ашармы?

Аның изге урыннарда кар яуса, моның дөнья бетүгә ишарәләрнең берсе булуы турындагы сүзләре билгеле. Шушы көннәрдә Мәдинә шәһәрен кар бураны каплап китүе нәкъ шул заманның килеп җитүе, ди вацапчылар.


Баксаң, Мәккәдә, Мәдинәдә моңа кадәр дә кар яуганы булган икән. Сезгә тәкъдим ителгән фото моннан 3 ел элек төшерелгән.


Дөнья бетүгә ишарәләрне эзләсәң, күп инде алар. Шуңа күрә, аны көтеп утырудан алда, бүгенге көннең кадерен белеп, изге гамәлләр кылып калырга ашыгыйк, җәмәгать.


Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас: