Ният: “Нәүәйтү ән акраәл курәнә вә әтәшшәррафә бишәрафәтил курәни лирдааир-рахмәни вә тәрдишшәйтани. Аллаһүммә йәссирһүли вә тәкаббәлһү минни”. (Мәгънәсе: “Ният кылдым Коръән укымакка, аны укып хөрмәтләнмәккә. Ниятем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм шайтаннан ерак булмак өчен. Әй Раббым, бу эшне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит”).
Коръән укучы, мөмкинлеге булса, кыйблага карап утырыр, “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим”, дияр. “Бимилләһир-рахмәнир-рахим” – дип, укырга теләгән аятьләрен укыр.
Аллаһ Раббыбыз кылган гыйбадәтләребездән разый булып, хата-кимчелекләрне гафу итеп, укыган Коръәннәребезне кабул кылса иде. Үзебезгә дә, балаларыбызга да, якыннарыбызга да, җитәкчеләребезгә дә Коръән белән гамәл кылып, сәҗдә әһеле булып, рәхәт яшәүләребезне насыйп кылса иде. Шушы бер мизгел генә булган дөньядан мәңгелеккә күчкәндә иманыбызны юлдаш итеп, Аллаһның җәннәтләрендә дә очрашуны насыйп итсә иде, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.