Исламда ару-пакьлекнең җиде кагыйдәсе.
Кулның арулыгы: үзеңнеке булмаган әйберләрне алмаска һәм байлыкның кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә, гади генә әйткәндә, сәдака биреп ярдәм итүдә саран булмау.
Колакларның арулыгы: гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыручы сүзләрне тыңламау.
Күзләрнең арулыгы: кешеләргә хөсетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау.
Авызның арулыгы: буш сүздән, гайбәттән һәм чиксез күп сөйләүдән тыелу.
Тәннең, киемнең һәм яшәгән урынның ару-саф һәм пөхтә булуы.
Уй һәм фикернең ару булуы: гөнаһлы фикерләргә юл куймау, бигрәк тә кешеләр турында тиешсез начар уйламау.
Йөрәкнең ару булуы: көферлек, монафыйклык, тәкәбберлек һәм хөсетлек чирләреннән пакь булу, дип яза "Ислам нуры" төркеме.