+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2020, 15:28

“Авыл тренеры" республика программасына үзгәрешләр кертеләчәк

Бу хакта бүген Радий Хәбиров “Миякә” спорт-савыктыру комплексында булганда белдерде.

Башкортстанда “Авыл тренеры” республика программасына үзгәрешләр кертеләчәк. Билгеле булуынча, бу программага ярашлы, ел саен авылда эшләүче һәр 100 тренерга 600 мең сум акча бирелә.


Радий Хәбиров “Миякә” спорт-савыктыру комплексы җитәкчеләре белән аралашу вакытында алар бу грантларны балалар-үсмерлер спорт мәктәпләрендә эшләүче тренерлар ала алмавы турында әйтте. Андый тренерлар Спорт министрлыгы карамагында, ә акчалар Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелә икән. Билгеле булуынча, бу чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы башкарыла.


“Мин тиешле йөкләмә бирәчәкмен, һәм без программага үзгәрешләр кертәчәкбез. Әлбәттә, балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә эшләүче тренерлар да әлеге грантларны алырга тиеш”, — диде төбәк Башлыгы.


Радий Хәбиров биредә көрәш буенча дөнья чемпионы (2019 елгы чемпионат Казанда узды), тренер булып эшләүче Айгиз Зәйнетдинов белән аралашты. Бүген анда 620 бала шөгыльләнә. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 16 тренер эшли. Тугыз спорт төре буенча дәресләр үткәрелә. Тренер төбәк Башлыгыннан көрәш белән шөгыльләнү өчен ике маты сатып алуда ярдәм итүләрен сорады, Радий Хәбиров бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.


“Миякә” спорт-савыктыру комплексы 2013 елда төзелгән. Биредә спорт залы, ике бассейн, тренажер залы, фитнес-зал, хоккей тартмасы, ихатасында спорт мәйданчыгы бар.






Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Читайте нас: