+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2020, 13:00

"Башта бернинди симптомнар да юк"

Кытайда укучы Уфа кызы коронавирус турында сөйләгән.

Декабрь аенда Кытайның Ухань шәһәрендә элек билгесез коронавирус тибы булган пневмония кизүе башлады. Инфекция ил буенча тиз тарала, кайбер мәгълүмат чараларында авыруның Кытайдан читтә – Таиландта, Австралия, Сингапурда, Япониядә, АКШ, Малайзиядә, Франциядә һәм башка илләрдә берничә очраклары турында хәбәр ителә. Кытайда белем алучы Уфа кызы Ирина Адаменко бу хакта болай сөйли:


«Мин Тяньцзинда колледжда укыйм. Күптән түгел Аньхой провинциясенә Яңа елны бәйрәм итү өчен дуслар янына бардым. Ул Ухань провинциясе белән янәшә урнашкан, анда - зарарлану үзәге. Мин инде кире китәргә тиеш идем, әмма тиз йөрешле поездлар һәм самолетлар йөрми башлады. Ухань тулысынча ябылды, самолетлар очмый, машиналар йөрми, азык-төлек китерү өчен яшел коридорлар гына ачылды».


Кыз өйгә кайтырга теләвен, тик самолетта чир йоктырудан куркуын әйтә.


«Бергә укыган иптәшләрнең күбесе өйләренә кайтып китте, әмма берничә кеше Кытайда калды. Зур шәһәрләрдә ял итүче туристлар моннан китәргә тырыша. Курорт шәһәрләре ябылган, чит ил кешеләрен Кытайдан эвакуацияләргә тырышалар. Безне монда барысы да куркыта. Әти-әнием кайтырга өнди, тик хәзер самолетта очу куркыныч, бу кешеләр күп җыелган урын. Коронавирусның ничек күчүе аңлашылмый, башта зарарланган кешеләрнең бернинди симптомнары да юк, Русиягә кайтып үләргә мөмкин".


2020 елның 27 гыйнварына Кытайда әлеге вирустан 81 кеше үлгән, 58 кеше дәвалана.



Читайте нас: