– Хәзрәт, ни өчен кеше чир алдында ялгызы гына калырга курка? Иң беренче кемгә мөрәҗәгать итсә яхшырак?
– Сәламәтлектән дә кадерлерәк, кыйммәтлерәк байлык юк. Каты итеп авырганда ашаган ризыкның тәмен тапмыйсың, дөньяның гүзәллеген күрмисең, тирә-якта булган нигъмәтләр дә кара төсмергә керә. Ләкин без сәламәтлекнең кадерен, кыйммәтен югалткач кына аңлыйбыз. Пәйгамбәребез: “Табиблар булмаган җирлектә яшәмә”, – дип киңәшен биргән. Табиб янына барырга кирәк. Әмма акыллы кеше, нинди генә авырлык килсә дә, иң беренче Аллаһы Тәгаләгә дога кылып мөрәҗәгать итсен.
– Тән чиреннән зарланып киләләрме сезнең янга?
– Тән чире булган кеше вакытны сузмыйча табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге чирләрне дога белән дәвалап булмый. Тәнгә кагылышлы чире булган кешегә күбрәк үләннәр белән дәваланырга киңәш итәм. Чөнки үзем шулай эшлим.
– Җан авыруларыннан интегүчеләр бик күп. Нилектән килеп чыга мондый чир?
– Күбрәк кайгырудан, куркулардан килеп чыга. Максатларына ирешә алмаудан, якын кешесен югалтуга кайгырудан...
– Аны ничек белергә мөмкин?
– Төнлә йокламау, начар ашау, сәбәпсез баш яки йөрәк авырту күзәтелергә мөмкин. Бөтен нәрсәне күңел аша үткәрү, юк-бар нәрсәләргә кайгырып яшәү сәламәтлекне какшата. Бу төр кешеләрне дөрес итеп дин тоту, догалар уку, өшкертү тынычландыра.
– Тынычландыра, дисез. Савыктырамы соң?
– Кайбер очракларда сихәтләнеп тә китәләр. Ләкин мин андый авыруга дучар булучыларга рухи яктан бай булган кешеләр һәм психологлар белән аралашырга киңәш итәм. Җитди авыручыларны хастаханәдә дарулар белән дәваламый да булмый.
– Рухи авырулар дигәндә, нинди чирләрне күз алдында тотасыз?
– Бозым, зәхмәт, сихер, күз тию, җенләнү, шайтан кагылу – боларның барысы да рух авыруы. Аларны гади кеше күзе белән күреп булмый, ул чирләрне медицина дәвалый алмый. Соңгы вакытта табиблар: “Мәчеткә барып өшкертеп карагыз әле, сезгә диагноз куеп булмый” , – дип, авырган кешене мәчетләргә юллый башладылар.
– Мондый чиргә тап булуыңны сизү мөмкинме?
– Чын ихлас белән дога укылганда, кешенең эчендә булган бозымы тышка чыга. Сихерләнгән кешенең косасы килә башлый, сәбәпсез йөткерү күзәтелергә мөмкин. Кычкырып елау, тәндә кызышу барлыкка килү дә күзәтелә.
Күз тигән кеше булса, дога укылган вакытта аның тәне авыраерга, түнеп китүе, күзенә төрле нәрсәләр күренүе мөмкин.
Җен кагылу галәмәте булган кешенең кул-аяклары ихтыярсыздан хәрәкәтләнә башлый. Аның бик нык ачуы кузгала, дога укылган җирдән чыгып качарга тели, акылын җуйган кебек сөйләшә, кычкыра.
– Фәлән кешенең эченә җен кергән, шуны чыгара торган кеше бар икән, дигән сүзләрне еш әйтәләр хәзер. Хәзрәт, кешенең эченнән җенне куып чыгару мөмкинме?
– Чынбарлыкта, кешенең эченә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эчебездә тумыштан бар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Һәрбер кешенең эчендә шайтан бар”, – дип әйткән. Хатыны Гайшә: “Синең эчеңдә дә бармы?” – дип сорагач, “Әйе, ләкин минем шайтаным үземә буйсынды”, – дип җавап кайтарган. Тумыштан булган шайтанның азып китүе бар. Тәҗрибәсез, белемсез кеше, шайтан кергән, дип ялгыша. Ул арада “җен чыгаручы” барлыкка килә.
– Намазда, догада булган кешенең “эченә җен керүе” мөмкинме?
– Намазда, догада булган кешенең шулай җенләнеп йөрүе башкаларга гаҗәп тоеладыр. Моның сере шунда: үзеңне изгегә санап, дөрес юлда дип уйлап, кешеләрне мәсхәрә итеп үзеңне күтәрү, тәкәбберлек, усаллык белән дин тоту кешенең эчендәге шайтанын үрчетә. Намаз укучы шайтан булып йөрмәсәк иде! Күпме генә ураза тотып, Коръән укып йөрсәң дә, файдасы булмаячак. Белә торып кешеләрне, хайваннарны рәнҗетү, дөньяда булган әйберләргә бик нык бәйләнү, дөнья өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүдән тыелырга кирәк.
– Хәзрәт, хәсрәт күрми, тыныч яшәү өчен ни кирәк?
– Аллаһы Тәгаләгә биргән нигъмәтләре өчен шөкрана кылыгыз, эчкерсез изгелекләр эшләгез, гөнаһлардан сакланыгыз. Бигрәк тә кешеләрне һәм хайваннарны рәнҗетүдән тыелыгыз, нинди диндә булуына карамастан, кешеләрне хөрмәт итегез, үзегезне рәнҗеткән кешеләрне гафу итегез, бөтен кешегә бәхет теләгез. Әлеге киңәшләрне үтәргә тырышыгыз, һич булмаса, эшләргә омтылыгыз. Аларны үтәү кешене – кеше, бәхетсезне бәхетле итә. Үтәмәү исә кешене хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшерә һәм ике дөнья хәсрәтенә китерә.