Ислам дине буенча гаурәт урыннар гына капланырга тиеш. Хатын-кызның йөзе, беләкләренә кадәр ике учы һәм тубыкларына кадәр аяк башларыннан кала бар җирләре дә гаурәт.
Аллаһ мөселманнарга киенергә һәм “җилбәб” кияргә кушкан (ир-ат киеме һәм япма кебек хатын-кызлар киеме), кяфер һәм башка дин әһелләреннән аерылып торырга боерган. Коръәндә: “Йә, пәйгамбәр, хатыннарыңа, кызларыңа вә мөселманнарның хатыннарына әйт, җилбәб кисеннәр. Бу аларга тану мөмкинлеген бирер, үзләрен хурлыктан коткарыр” (“Әхзаб” с. 59.).
Олы яшьтәге хатыннарның киемнәре хакында исә Коръәндә болай диелә: “Кияүгә чыгуны өмет итмәгән яшьтәге хатыннар, әгәр зиннәтләре белән мактанмасалар, киемнәрен салу гөнаһ түгел. Әмма тыйнак булсыннар – үзләренә яхшырак булыр. Аллаһ ишетүче, белүче!” (“Нур” с. 60-а).
Күрем килүе тукталган хатын-кыз олы яшьтә дип санала. Шулай ук бала табудан баш тарткан, кияүгә чыгарга теләмәгән яки ир затын белергә теләмәгән һәм үзе дә ир-атта теләк уятмаган хатыннар да югарыда әйтелгәнчә йөри ала. Әмма шулай да Аллаһ аларны тыйнак булырга чакыра: “Тыйнак булсалар, үзләренә яхшырак”, – ди.
Тәкәбберлекне, мин-минлекне күрсәтеп торучы кием кияргә ярамый. Үзеңнең тышкы кыяфәтең белән Аллаһның ризалыгын табарга тырышу һәм Аңа рәхмәт белдерү хуп күренә. Хиҗап – яшәү рәвеше, иман һәм уй-фикерләрнең киемдә чагылышы итеп кабул ителә. Кием үтә күренмәле булмасын һәм тәнгә сыланып, ябышып тормасын. Ислам билгеле бер төстәге кием кияргә куша. Мөселманнар өчен иң яхшысы – ак төс.
Дөрес тормыш алып барыйк, дисәк, киләчәк буыннар сәламәт булсын, дисәк, балаларыбыз балигъ булганчы ук әдәп, оят төшенчәләрен белергә, тиешле киемнән йөрергә гадәтләнергә тиеш. Милләтне савыктыру ул – әхлакны савыктыру.