+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2020, 13:09

Сәфәр (юл) догасы

Мөхтәрәм шоферлар, юлга кузгалганда “Сәфәр догасы”н укырга кирәк, вакытыгызны кызганмагыз!

Сәфәр догасы:


“Аллаһү әкбәр, Әллаһү әкбәр, Әллаһү әкбәр! Сүбхәнәлләзи сәххара ләнә һәзә вә мә күннә ләһү мукъринин вә иннә илә раббинә ләмүнкалибүн! Әллаһүммә иннә нәсьәлүкә фи сәфәринә һәзәл – бирра вәт-тәкъвә вә минәл-гамәли мә тәръда. Әлләһүммә, һәүввин галәйнә сәфәрана һәзә, вәтуи ганнә бүгъдәһ! Әлләһүммә әнтәс-сахибү фис-сәфәри вәл-халифәтү фил-әһл. Әлләһүммә инни әгүзү бикә мин вәгъсә-ис-сәфәр вә кәбәтил-мәнзар вә сү-ил-мүнкалиәби фил-мәливәл-әһл!”


(“Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Безгә моны буйсындырган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, без бит үзебез аны булдыра ала торган түгел. Хакыйкатьтә без Раббыбызга кайтачакбыз! Әй Аллаһ! Дөреслектә, без Синнән бу сәфәребездә изгелек һәм тәкъвалык, шулай ук Син риза булырлык гамәлләрне үтәүне сорыйбыз! Әй Аллаһ! Бу сәфәребезне безнең өчен җиңеләйт һәм аның ераклыгын безнең өчен кыскарт! Әй Аллаһ! Син бу сәфәрдә юлдаш һәм гаиләнең хәлифе. Әй Аллаһ! Дөреслектә, мин сәфәрнең авырлыкларыннан, күреп төшенкелеккә китерә торган нәрсәләрдән, мал һәм гаилә белән була ала торган начарлыктан Сиңа сыенам!”)
Читайте нас: