+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2020, 11:34

Кеше кайгысында акча эшлиләр

Владимир Путин медицина битлекләренә хак арттырган аптекаларны ябарга чакырды.

-Русиядә аптека челтәре болай да киң таралган. Ике-өч шундый аптека ябылганга, гражданнарны дару белән тәэмин итүдә кытлык булмаячак. Аларның мондый эшчәнлеккә лицензияләрен тартып алырга кирәк”, - диде Владимир Путин.


Русиядә медицина битлекләренә хак артуы турында 4 февральдә үк хәбәр ителгән иде инде. Шулай ук вируска каршы препаратларга да ихтыяҗ арткан. Русиянең Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы үзебезнең илдә медицина битлекләренә кытлык тудырмау максатында, аларны экспортка чыгаруны чикләде. Росздравнадзор даруханәләрдә медицина битлекләре һәм препаратлар булмау мәсьәләләре буенча, мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен "кайнар линия" эшләтеп җибәрде. Русиянең монополиягә каршы федераль хезмәте үз территориаль идарәләреннән даруханәләрдә дарулар һәм битлекләргә бәяләр турында мәгълүматлар җыя. 4 февральдә Дәүләт Думасы депутатлары, төрле эпедимияләр чорында, даруханә челтәрләрендә медицина битлекләре һәм кайбер даруларга бәяләрне күтәрүне тыярга тәкъдим иттеләр.







Чыганак: ТАСС

Фото: РИА Новости
Читайте нас: