+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2020, 11:28

Республикада Искә алу һәм хөрмәтләү көне булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада Искә алу һәм хөрмәтләү көнен булдыру турындагы указга кул куйды. Бу хакта ул төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмә барышында белдерде.

Яңа дата ел саен 2 май көнне узачак.
— Мин үзем дә зиратларның тышкы һәм эчке торышына игътибар итәм. Республиканың дини лидерлары белән киңәшләштем, Башкортстанда бердәм Искә алу һәм хөрмәтләү көне билгеләнсә, аларда бу ниндидер дини нормаларны бозу булмасмы дип сорадым. Без бу көнне зиратка килеп, туганнарны, якыннарны искә алачакбыз, хакимиятнең бурычы – уңайлы инфраструктура әзерләү: кешеләрне зиратка китерү буенча уңайлы маршрутлар, зиратларда дежурлык оештыру, — диде ул.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Respublikada-Isk-alu--m-h-rm-tl--k-ne-bulachak-145717/
Читайте нас: