+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2020, 18:08

Уфада күп тапкыр кулланыла торган битлекләр чыгарыла

Уфадагы “Агыйдел” дәүләт предприятиесе 18 марттан гигиеник булмаган, күп тапкыр кулланыла торган битлекләр чыгара башлады.

Предприятиедә өч минут эчендә 30 данәгә якын битлек җитештерелә. Бүгенге көндә җитештерүнең гомуми күләме 3000 битлек тәшкил итә, мохтаҗлык зур булса, аны 10 мең данәгә кадәр җиткерергә мөмкин.
Битлек 18 марттан “Башфармация” дәүләт даруханәләрендә сатуга чыкты. Бер төргәктә – өч данә, бәясе 70 сум.
Битлекне куллану вакыты – 2 сәгать, аннан битлекне алыштырырга кирәк. Кулланылган битлекне хуҗалык сабыны белән җылы суда юарга, киптерергә, кайнар үтүк белән үтүкләргә һәм күп тапкыр кулланырга мөмкин.
Битлек коронавирустан тулысынча саклануны тәэмин итми. Ул сулыш юлларына төтен, тузан, томан һәм дым керүдән саклану өчен кулланыла.
Битлекне йөртүдән тыш, башка профилактика чараларын да үтәргә кирәк. Битлекләрне авыру кешеләр дә, зарарланудан курыккан кешеләр дә кияргә тиеш:
– көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны арту чорында кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булганда, җәмәгать транспортында йөргәндә;
– көчле респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларны караганда;
– кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре булган затлар белән аралашканда.
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Ufada-k-p-tapkir-kullanila-torgan-bitlekl-r-chigarila-172717/
Читайте нас: