+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2020, 10:35

Халык Конституциягә нинди төзәтмәләр яклы?

Конституциягә иң мөһим төзәтмәләрнең беренче бишлегенә - медицина хезмәтләндерүе буенча контроль, балаларга мотлак социаль ярдәм, илнең уникаль табигатен саклау, социаль һәм пенсия индексацияләнгән түләүләрнең гарантиясе, дип хәбәр ителә wciom.ru сайтында.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге ачыклавынча, русиялеләр иң мөһим төзәтмә дип дәүләт тарафыннан медицина хезмәтләндерүенең һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итүне исәпли (95 процент).
Шулай ук балаларга мотлак социаль ярдәм дә бик мөһим (93 процент).
Табигатьне саклауның, социаль түләүләр индексациясен, ел саен пенсияләрнең мотлак индексациясен кешеләр бертөрле мөһим дип саный. Өчесен дә 92шәр процент респондентлар хуплаган.
91 процент ватандашларыбыз илнең фәнни-технологик үсешенә ярдәм күрсәтүне мөһим дип саный. 10 русияленең 9ы, эшчеләр хокукларын яклауга дәүләт җаваплы булырга һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш, дип саный.
89 процент гаржданнар тарихи дөреслекне яклауны Конституциягә кертү яклы. 86 процент санлы һәм шәхси мәгълүматны яклауны мөһим дип саный. 85 процент хайваннарны-җәнлекләрне яклауның мөһимлеген таный.
Ун русияленең сигезе чиновникларның байлыкларын чит илдә яклавына каршы. Никах институтын ир белән хатын-кыз арасындагы берлек буларак ныгытуны 80 процент ватандашыбыз хуплый.
80 проценттан азрак хуплауны мондый төзәтмәләр алган: Конституциянең халыкара хокук алдында өстенлеге (73 процент), чит илдә яшәүче ватандашларыбыз хокуларын яклау өчен дәүләт тарафыннан җаваплылык (71 процент), элекке яисә әлеге президент өчен киләчәк сайлауларда катнашуны чикләүне бетерү (61 процент), бердәм ачыктан-ачык власть системасын булдыру (57 процент).
Тавышларның яртысыннан азрагын (47 процент) Федерация Советының һәм Дәүләт думасының вәкаләтләрен киңәйтү кебек төзәтмәләр алган.
Фото: narfu.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Halik-Konstitutsiyag-nindi-t-z-tm-l-r-yakli-182956/

Читайте нас: