+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2020, 16:32

Почта бүлекчәләре ничек эшли?

Русия почтасы 30 март-3 апрельдә бүлекчәләренең ничек эшләве турында хәбәр итә.

Бу атнада алар махсус режимда эшләячәк. 30 март-1 апрельдә почта бүлекчәләренә клиентлар керә алмаячак, шул ук вакытта матбугат басмаларын, пенсияне, пособиеләрне гадәттәгечә китерәчәкләр.
2 һәм 3 апрельдә почта аерым график буенча эшләячәк. Пенсия һәм пособиеләр билгеләнгән вакытта китереләчәк. Моннан тыш, Русия почтасы Русия Хөкүмәте белән берлектә посылкаларны һәм хатларны бүлекчәләрдә 30дан 60 көнгә кадәр саклау турында мәсьәләне хәл итә. Бу инфекция йоктыру мөмкинлеге булган көннәрдә кешеләр өйләреннән чыкмасын, тыныч булсын өчен эшләнә.
Русия почтасы үз эшчәнлеген туктатмаучы оешмалар исәбенә керә. Шул ук вакытта Русия почтасы клиентларына компаниянең санлы сервислары белән файдаланырга тәкъдим итә һәм тиешле хезмәтләрне өйләргә барып күрсәтергә әзер булуын белдерә.
Фото: skolko1.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Pochta-b-lekch-l-re-nichek-eshli-194393/
Читайте нас: