+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2020, 10:55

Шәһәрдә йөрү махсус пропусклар аша булачак

Уфада изоляция режимы кертелгән чорда, шәһәр округы территориясендә пропуск системасы турында положение эшләнде, - дип белдерде хакимият башлыгы Өлфәт Мостафин.

«Дәүләт идарәсе органнары, муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр өчен шәхси пластик һәм транспорт пропусклары эскизлары эшләнде. Пропусклар 1 апрельдән башлап, көн саен 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр биреләчәк», -диде шәһәр башлыгы.
Уфа мэриясе, шулай ук кирәк булган очракта, хезмәткәрнең шәхесен төгәл ачыклар өчен, үткәрү таныклыгында кадрлар бүлегенең телефон номерын күрсәтергә тәкъдим итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың башка муниципалитетларына Уфа тәҗрибәсен өйрәнергә һәм үзләрендә кулланырга кушты.
«Алар үз территорияләренең үзенчәлекләренә карап, әлеге документларны эшләсеннәр. Һәр муниципалитет җитәкчесе рөхсәт таныклыкларын кемгә һәм ничек бирү тәртибен үзе билгелиячәк», - дип ассызыклады Радий Фәрит улы.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Sh--rd-y-r-mahsus-propusklar-asha-bulachak-195148/
Читайте нас: