+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2020, 10:58

Уфа кибетлеренә берәмләп кертәчәкләр

Уфадагы кайбер кибетләргә, бары тик бер кешегә генә керергә мөмкин булачак. Сүз мәйданы зур булмаган, сәүдә нокталары турында бара. Бу хакта шәһәр администрациясендә атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә билгеле булды.

«Сәүдә залы 50 квадрат метрга кадәр булган кибетләргә килүчеләрне берәмләп, зурырак мәйданлыларына икешәр, өчәр кеше генә кертергә кирәк", - дип чыгыш ясады кулланучылар базары, туризм һәм кулланучылар хокукларын яклау идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Матвеева.
Шул ук вакытта, башкала супермаркетларында һәм сәүдә үзәкләрендә махсус тамгалар пәйда булды. Алар килүчеләргә метр ярым дистанцияне үтәү турында искәртә.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: kp.ru
Фото: kp.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Ufa-kibetleren-ber-ml-p-kert-ch-kl-r-195140/
Читайте нас: