+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2020, 10:25

Медицина университетында волонтер-медиклар штабы оешты

Башкортстан башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова да штабта булды, аның эшендә катнашты.

6 апрельдә коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча волонтер-медиклар штабына Башкортстан башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова волонтер сыйфатында килде. Студентлар белән бергә ул телефоннан шалтыратуларны кабул итте, республика халкы белән аралашты, азык-төлек продуктларын сатып алуга заявкалар формалаштырды.
23 марттан БДМУ волонтерлары 434 өлкән кешегә ярдәм итәргә өлгергән инде. Бүгенге көндә БДМУ колл-үзәгендә 15 волонтер эшли, 50 волонтер көн саен өлкәннәрнең адреслары буенча чыгып китә. Барлык волонтерлар да эш башланыр алдыннан укый рәсми сайтта әзерлек үтә. Алар шәхси яклау чаралары: битлекләр, перчаткалар, антисептик белән тәэмин ителә.
"Кайнар линия" #Безбергә #МыВместе акциясе кысаларында эшли, карантинда һәм үзизоляциядә булган кешеләргә, шулай ук өлкән һәм аз хәрәкәтле гражданнарга ярдәм итү максатын куя. Көн саен “кайнар линия”гә 100 гә якын шалтырату килә, көн саен 50гә якын заявка канәгатьләндерелә.
БДМУ волонтерларының иҗтимагый челтәрләрдә үз битләре бар: https://vk.com/volmedic_rb,
https://www.instagram.com/volmedicrb/
Белешмә: "Волонтер-медиклар" Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте (БИХ) 2013 елда "Склиф волонтерлары" проекты активистлары тарафыннан нигезләнгән, бүген Европада сәламәтлек саклау өлкәсендә иң эре ирекле оешмаларның берсе.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Россиядә "Волонтер-медиклар" БИХнең 24 меңнән артык кешене берләштерүче 84 төбәк бүлеге ачылды. Партнерлары – 1700дән артык алдынгы медицина һәм мәгариф оешмасы.
Волонтер-медиклар медицина учреждениеләре персоналына ярдәм күрсәтә, спорт һәм массакүләм чараларда катнаша, халыкның медицина белеме дәрәҗәсен арттыра, кан донорлыгын үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә, мәктәп укучылары арасында эш алып бара.
Автор: Дильбар Сулейманова
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Meditsina-universitetinda-volonter-mediklar-shtabi-oeshti-206062/
Читайте нас: