Төзәтмә
114нче мәддә
“Русия Федерациясе Хөкүмәте:
е1) гражданлык җәмгыяте институтларына, шул исәптән коммерциягә карамаган оешмаларга, ярдәм итү чараларын күрә, аларның дәүләт сәясәтен эшләүдә һәм үткәрүдә катнашуын тәэмин итә.
е2) ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенә ярдәм итү чараларын күрә”.
Төзәтмәнең асылы
Көчле, инициативалы һәм җаваплы гражданлык җәмгыятеннән башка ил үсеше турында сүз бара алмый. Гражданлык җәмгыяте авангарды — волонтерлар һәм коммерциягә карамаган оешмалар. Конституциягә төзәтмәләр аларны безнең илдә яклауның яңа дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
Өченче сектор
“Бүген бик күп кеше бу өченче секторда эшли, һәм алар бәлагә юлыккан балалар һәм өлкәннәр мәсьәләләрен, мәгариф, экология, хокук саклау, территорияләрне үстерү мәсьәләләрен хәл итә — безнең һәрберебезгә, без яши торган илнең һәм җәмгыятьнең үзгәрүе өчен шәхсән үзе җәлеп ителергә һәм үзен җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирә”, — коммерциягә карамаган оешмаларның роле турында “Ятим балаларга ярдәм волонтерлары” хәйрия фонды президенты Елена Альшанская шулай дип сөйләде. Ул, Конституциядә дәүләт белән җәмгыять арасындагы бәйләнешне тәэмин итүче коммерциягә карамаган оешмалар ролен телгә алырга кирәк, дип ышана. “Без иҗтимагый оешмалар үсешенә ярдәм итү бурычын уртак алып бару турында 72нче мәддәгә өстәмә кертергә тәкъдим итәбез”, — диде ул. Президент бу башлангычны хуплады.
2020 елда волонтерлар һәм коммерциягә карамаган оешмалар активлыгы моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә булды. “Русия ирекмәне-2020” конкурсында 30,1 мең инициатива белдерелде. Чагыштыру өчен: 2017 елда конкурска 1,6 мең гариза кергән, 2018 елда — 15,8 мең, 2019 елда — 28 меңгә кадәр. Ирекмәннәрнең иң зур акцияләре — Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннар буенча экспедицияләр, елга һәм күл ярларын чистарту буенча экологик акцияләр оештыру, инвалидларга төрле ярдәм күрсәтү.
Нюта Федермессер:
“Барысын да, хәтта алма төшенә кадәр күрергә!”
Дәүләт машинасы өчен уңайсыз булган кайбер эшләрне гражданлык җәмгыяте эшли ала һәм эшли. Бүген бездә коммерциягә карамаган социаль юнәлешле оешмалар бюджет хисабына финанслана торган социаль хезмәтләр базарына кертелә ала һәм кертелә дә. Аларга Президент грантлары белән ярдәм итү бик мөһим.
Илдә нәтиҗәле паллиатив ярдәм оештыру гомумдәүләт проекты кебек булды диярлек. Президент губернаторларга йөкләмәләр бирә һәм бу юнәлешнең өстенлеге турында искә төшерә. Системалы һәм комплекслы паллиатив ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә торган законнар кабул ителде. Әмма федераль законнар — үсеш векторын билгеләүче “зур киңлек” документлары, ә безнең илдә үз бюджеты, медицина һәм социаль сәясәттә мөстәкыйльлеге булган 85 төбәк бар. Шул ук вакытта аларның мөмкинлекләре, халык күплеге, авырулар һәм үлем дәрәҗәсе, медицина кадрларының әзерлек дәрәҗәсе төрле. Федераль статистика күрсәткәнчә, паллиатив койкалар саны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) нормаларына караганда күбрәк. Ләкин алар нинди соң? Хәзер мин, җәмәгать эшлеклесе буларак, Гомумрусия халык фронтыннан, “Вера” хосписларына ярдәм хәйрия фондын гамәлгә куючы һәм “Хәстәрлек төбәге” проектының идеологы буларак, ил буйлап йөрим һәм бу эштә катнашучы һәркем белән очрашам. Гомум халык фронты әгъзасы буларак, мине бөтен җиргә дә кертергә тиешләр. Һәм мин барысын да күрергә тырышам — соңгы алма төшенә кадәр.
Цитата
Президент гранты
Юлия Мальцева,
“Мин яшәгән урын” проекты кураторы, ул коммерцияле булмаган “Көмеш яшь” оешмасы тарафыннан
Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырылган:
— Мегаполиста яшәүче кешеләр бер-берсеннән бик нык аерыла. Ә бит туганнарына һәм якыннарына яшәү урыны булдыручы мәдәни кодны тапшыруның бердәнбер ысулы — өлкән буын, ягъни шәһәр фольклоры вәкилләре, рәсми булмаган топонимика белгечләре, шәһәрне безгә караганда башкача күрүче кешеләр белән аралашу.
Гражданлык җәмгыятеТабылды. Исән
Түбән Новгород өлкәсе урманнарында югалган биш яшьлек Зарина Авгонованы бөтен Русиядән меңгә якын кеше эзләде. Һәм таптылар да. Бу кешеләрнең яртысы диярлек ярдәмгә йөрәк кушуы буенча килде.
Русиядә югалган кешеләрне эзләүче волонтерлар саны арта. Һөнәрләре буенча эзләүчеләр — эшкуарлар, укытучылар һәм табиблар, барменнар һәм официантлар, менеджерлар һәм бер урамда яшәүче гади күршеләр. Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары мәгълүматлары буенча, илдә елына – 120 меңнән артык, көненә 300 кеше югала. Аларның 81 процентын ирекле коткаручылар таба.
Балаларның 90 процентка якыны табыла. Коткару хәрәкәте лидерлары – “Лиза Алерт” эзләү-коткару отряды һәм “Ангел” вертолет эзләү-коткару отряды. 2019 елда “Ангел” 50 кешене коткарды. Узган елда “Лиза Алерт” 7180 өлкәнне һәм 3044 баланы коткарды. Коткару өметен арттыра торган яңалыкларның берсе – 2017 елда пилотсыз очкычларның эзләү операцияләрендә катнашуы. 2018 елда бу могҗиза-машиналар 16 төбәктә 18 кешене коткарырга ярдәм итте, былтыр – 21 кеше, 2020 ел башында 4 кеше коткарылды. Кешеләр учаклар яга, кесә телефоннарының фонарьларын кабыза, һәм, нәтиҗәдә, аларны пилотсыз очкыч эзләп таба.