+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2020, 13:00

Эльза Сыртланова РКБ-дан китте

Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең баш табибы Эльза Сыртланова үз теләге белән вазифасыннан киткән. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгеннән, ягъни 19 майдан Эльза Сыртланова РКБ-да эшләми.

Сыртланованың Уфаның 38 санлы поликлиникасы баш табибы вазифасына урнашуы ихтимал.
Ә инде республиканың төп дәваханәсен БДМУ клиникасының баш табибы Шамил Булатов җитәкләр дигән фаразлар бар.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе коронавирус таралу учагына әйләнде. Covid-19 таралу сәбәпле, ситуацияне хәтта Генераль прокуратура үз контроленә алды. Тикшерү барышында прокурорлар санитар-эпидемиологик законнар үтәлешен, шулай ук төбәктәге сәламәтлек саклау ведомствосының һәм контрольдә тотучы органнар тарафыннан тиешле чаралар күрелүен бәяли. 1200 пациент һәм табиб РКБ-да карантинда бикләнеп калды. Яңа коронавирус инфекциясен йоктыру буенча хәвеф зонасына дәваханә табиблары һәм пациентлары белән элемтәдә булган 3000ләп кеше эләкте.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Elza-Sirtlanova-RKB-dan-kitte-275829/
Читайте нас: