+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2020, 11:45

3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә гаризалар кабул ителә башлады

20 майда Башкортстанда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге аз керемле гаиләләргә түләү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шушы түләүгә гаризалар бирү формасы ачылды, дип хәбәр итте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

3–7 яшьлек балаларга айлык түләү гаилә әгъзаларының һәркайсына уртача керем күләме бер кешегә яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә.
Түләү күләме төбәктәге кабул ителгән яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк. Исәпләүләр өчен яшәү минимумының былтыргы елның икенче кварталындагы күрсәткече исәпкә алына. Башкортстанда ул 9 804 сум иде.
Гариза бирү датасына бәйсез рәвештә, бу түләүләр 2020 елның гыйнварыннан башлап биреләчәк, ә балага 3 яшь 2020 елда тулган очракта, 3 яшь тулган вакыттан түләнәчәк.
Айлык түләү билгеләү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
Дәүләт ярдәменең әлеге чарасын рәсмиләштерү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә, гаризаны электрон рәвештә (дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша) бирергә, республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең филиалына барганда мөрәҗәгать итәргә, почта аша (түләү билгеләү турында гариза законда билгеләнгән тәртиптә расланырга тиеш) җибәрергә мөмкин.
Айлык түләүгә кем хокуклы?
Айлык түләүне алу өчен ата-ана һәм бала Русия Федерациясе гражданнары булырга, гаилә әгъзаларының һәрберсенең уртача кереме яшәү минимумыннан артмаска, бала 3тән 7 яшькә кадәр булырга тиеш. Балага 7 яшь тулса да, ул бу категориягә эләгә. Айлык түләү 4894,5 сум тәшкил итә.
Шулай ук хезмәткә сәләтле гаилә әгъзалары эшләргә яки көндезге уку формасы буенча белем бирү оешмасында укырга тиеш.
Гариза бирү өчен нинди документлар кирәк?
Айлык түләүне алу өчен гариза гына кирәк булачак. Анда кирәкле мәгълүматларны күрсәтергә туры киләчәк. Башка документлар ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан соратып алыначак.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/3-yasht-n-7-yashk-kad-rge-balalar-chen-t-l-g-garizalar-kabul-itel-bashladi-279195/
Читайте нас: