+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2020, 11:00

Башкортстанның 200дән артык гаиләсе торак шартларын яхшырта алачак

Бу Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Башкортстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча мөмкин булды.

Проект кысаларында гаиләләргә 371 миллион сумлык сертификатлар бирделәр.
Министрлыкта аңлатуларынча, һәр гаиләгә төрле сумма бүленә, барысы да гаиләдә ничә кеше булуыннан тора. Бу дәүләт программасы “Башкортстанда 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасына алмашка килде. Ул “Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарларын җайга салу” программасына карый иде.
Статистика буенча, әле авыл җирендә өйләрнең 40 проценты тулысынча төзекләндерелгән. Үзәк канализация өйләрнең - 38,5, сууткәргеч - 60, газ белән тәэмин итү 85 процентында оештырылган.
Кырмыскалы районында 7 гаилә сертификатлар алган. Алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җаваплылыгы чикләнгән “Синергия”, “Алатау” җәмгыятьләре эшчеләре. Түләүләр суммасы 700 меңнән 2 миллион сумга кадәр тәшкил иткән.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Bashkortsanni-200d-n-artik-gail-se-torak-shartlarin-yahshirta-alachak-279452/
Читайте нас: