+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2020, 11:05

Радий Хәбиров: “Волонтерлар страховкаланачак”

20 майда волонтерлар белән онлайн-очрашуда республика Башлыгы Радий Хәбиров бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең күп стресслар алуын, авырырга мөмкинлеген һәм якланмаган булуын билгеләде.

– Безгә юридик гарантия чаралары турында уйларга кирәк, – диде төбәк җитәкчесе. – Мин республикада волонтерларның гомерен һәм сәламәтлеген страховкалау нормалары кертү турында карар иттем.
Республика Башлыгы акчаларның бюджеттан бүленәчәген һәм волонтерлык эше вакытында кеше сәламәтлегенә зыян килсә, аның страховка компенсациясен алачагын билгеләде. Кайбер страховкалау оешмалары белән килешүләргә ирешелгән дә. Алар бу башлангычны хупларга әзер.
– 28 майга бу закон проектын кабул итәргә кирәк, Дәүләт җыелышыннан моны мөмкин кадәр оператив эшләүне сорарбыз.

Фото: yandex.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Radiy-H-birov--Volonterlar-strahovkalanachak-279380/
Читайте нас: