+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2020, 21:25

Муниципальара маршрутлар саны артачак

Радий Хәбиров, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, муниципальара һәм төбәкара маршрутлар санын этаплап арттырырга тәкъдим итте.

Республика Хөкүмәтендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чараларына багышланган киңәшмәдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаевка тиешле йөкләмә бирелде.
«Әлегә төбәкара маршрутлар бөтенләй диярлек тыелды. Шуңа "Ларгуслар"да легаль булмаган ташучыларның эшчәнлеге активлашуы теркәлде. Бу, беренчедән, санитар-эпидемиологик нормаларны төгәл үтәмәү һәм гомумән, законны бозу. Бу законсыз һәм куркыныч эшчәнлекне туктатырга кирәк. Шуңа күрә мин муниципальара маршрутларның санын этаплап арттырырга тәкъдим итәм. Төбәкара маршрутларны да каравыгызны сорыйм», - диде Хәбиров.

Фото: newsbash.ru
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Munitsipalara-marshrutlar-sani-artachak-281623/
Читайте нас: