+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2020, 01:00

Ил җитәкчесе мәшгульлекне күз уңыннан төшермәскә кушты

27 майда Русия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясе таралу вакытында хезмәт базарындагы хәл турында видеоконференция киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт рәисе, төп министрлар, төбәк җитәкчеләре, шул исәптән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Владимир Путин киңәшмәнең башында ук эшсезләр санының артуына борчылу белдерде: “Коронавирус күп тармакларның эшен туктатты, нәтиҗәдә кешеләрнең кереме төште, күпләр бөтенләй эшсез калды. Шуның өчен дә төбәк җитәкчеләренең мәшгульлеккә игътибарны арттыруын сорыйм. Бүгенге көндә эшсез калучыларга матди ярдәм күрсәтү өчен 81 миллиард сум акча бүленде. Рәсми мәгълүматлар буенча, Русиядә 1 миллион 917 мең кеше эшсез дип теркәлгән. Коронавирус пандемиясе игълан ителгәч, ягъни 1 марттан соң эшсез калучыларга минималь хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан ул 12 мең 130 сум тәшкил итә. Бу сумманы бүген 400 мең кеше ала. 140 мең эшсез ата- ананың 18 яшькәчә балаларына 3 мең күләмендә ярдәм күрсәтелә. Әлегә кадәр матди ярдәм 1 марттан соң эшсез калган кешеләргә генә түләнә иде. Без Хөкүмәт белән киңәшләшеп, 1 мартка кадәр эшсез калган кешеләргә дә ярдәм күрсәтергә карар иттек. Чөнки алар 1 мартка кадәр эшкә урнаша алмаганнар икән, бүгенге авыр заманда эш табу икеләтә авыррак. Коронавирус 42 тармакның эшчәнлеген туктатты. Бу оешмаларда 6 миллионнан артык кеше исәптә тора. Бүген 3 милионнан артык кеше тулы булмаган хезмәт атнасында эшли, ә 5 миллион 600 мең кеше өйдән торып эшләргә мәҗбүр. Агымдагы елда 410 мең яшь кешебез уку йортларын тәмамлый. Аларга бүген эшкә урнашу аеруча авырга туры киләчәк. Шуның өчен төбәк җитәкчеләренең моңа аерым игътибар юнәлдерүен сорыйм. Бүген бары 28 төбәктә генә яшьләрне эшкә урнаштыруның анык программалары эшләп килә. Башка төбәкләр дә бу программаларны булдырырга тиеш. 1 апрельдән 2 миллион кеше эштән азат ителгән, шул ук вакытта 1 миллион 665 мең кеше генә янә эшкә урнаша алган. Бүген эшсез калучыларны вакытлыча булса да эшкә урнаштыручы оешмаларга дәүләт компенсация түлиячәк. 2020 елның 4 кварталында хезмәт базары тотрыклана башлар дигән ышаныч бар. Моның өчен барыбызга да бергәләп эшләү таләп ителә”.
Киңәшмәдә төп министрлар һәм кайбер төбәк җитәкчеләре чыгыш ясады һәм үз тәкъдимнәрен дә кертте.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Il-it-kchese-m-shgullekne-k-z-u-innan-t-sherm-sk-kushti-290722/
Читайте нас: