+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2020, 11:05

Уфа янә вахтачыларны каршылады

27 майда республикабыз башкаласына Якутиядән 139 вахтачы кайтты. Барлык пассажирлар да самолеттан төшү белән медицина тикшерүе үтте.

Вахтачыларның һәммәсендә коронавируска анализ инфекцияне ачыкламавы турында белешмәләре бар. “Роспотребнадзор” белгечләре аэропортта ук аларның тән температурасын үлчәде.

– Бу гадәти вахта алышыну инде. Якутиядә проблеманы җиңделәр. Хәзер Якутиядән кайткан һәммәсендә обсерваторга җибәрмибез, – диде Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков.

– Шулай да килеп төшү белән тән температурасы тикшереләчәк. Тән температурасы югары булганда һәм авыру билгеләре күзәтелсә, карантин чаралары башкарылачак.

Искә төшерәбез, Газпромның Чаянда чыганагында коронавирус таралу очрагы ачыкланган иде. Барлыгы Башкортстан обсерваторларына 1591 вахтачы урнаштырылды. Алар барысы да ике атна карантин үтте.
“Роспоребнадзор” белгечләре вахтадан кайткан һәркемгә ике атна үзизоляция үтәргә куша. Бу бик мөһим. Башкаларның һәм үзеңнең сәламәтлегеңә җаваплы карау мотлак.

Фото: “Уфа” аэропортының матбугат хезмәте
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Ufa-yan-vahtachilarni-karshiladi-290451/
Читайте нас: