Февраль аенда ук оешкан учреждениеләр Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты структурасына керә, аның филиаллары исемлеген тулыландыралар. Ачылу илдә һәм дөньяда эпидемиологик хәл аркасында кичектерелде.
Үзәкләр алдында торган төп бурыч - башкорт халкын берләштерү, туган телне һәм мәдәниятне актив үстерү, милли үзенчәлекне саклап калу, шулай ук мәдәни-киңкүләм чаралар һәм тулаем диаспора тормышы турында мәгълүмат белән оператив тәэмин итү. Бу төбәкләр очраклы гына сайланмаган - биредә башкортлар күпләп яши.
- Ырынбур өлкәсендә башкортлар күп яши. Кызганычка каршы, аларның күбесе үз тарихын һәм мәдәниятен начар белә. Тарихи-мәдәни үзәк ачылу башкорт халкының рухи мирасын сакларга ярдәм итәр дип ышанабыз, — ди тарихи-мәдәни үзәкнең баш белгече Илмир Мамбәтов. - Бергәләп башкорт традицияләрен, гореф-гадәтләрен, халык бәйрәмнәрен торгызачакбыз. Планнарыбыз бик күп. Яшь буынның үз халкының тарихы һәм мәдәнияте турында белүен һәм онытмавын телибез.
Исегезгә төшерәбез, башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре Башкортстан Хөкүмәтенең 2020 елның 11 февралендәге карары белән, башкорт халкының этнотерриториаль төркемнәре тупланып яши торган Русия Федерациясе субъектларында: Курган, Ырынбур, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда, Татарстан Республикасында һәм Ханты-Манси автономияле округы-Юграда оештырыла. Алар Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиаллары булып торалар.
Фото: "Башинформ"