-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июнь 2020, 10:35

"Алга" алга бара

"Алга" транспорт карталарын тулыландыру "Связной" кибетләрендә дә мөмкин.

«Алга» транспорт картасы балансын тулыландыру мөмкинлеге республика буенча 107 «Связной» кибетендә (Уфа шәһәрендә - 36) барлыкка килде.

Хезмәт QIWI компаниясенең түләү шлюзлары базасында тормышка ашырылган. "Алга" картасы республиканың барлык транспорт төрләрендә дә сәфәр кылырга мөмкинлек бирә. Яңа хезмәт «Связной» салоннарында транспорт картасы балансын физик яктан тулыландыру өчен мөмкинлекләр җыелмасын шактый киңәйтә һәм бөтен Русия буенча эшли.

Моннан тыш, түләүне QIWI терминалларында һәм QIWI Кошелекта онлайн башкарырга мөмкин.

«Связной» кибетендә карта балансын тулыландыру өчен аның номерын салон хезмәткәренә атау һәм түләү кертү дә җитә. Акча күчерү реаль вакыт режимында бара, шуңа күрә карта хуҗасы аның белән шунда ук файдалана башлый ала. Түләү өчен комиссия тотылмый.

Якындагы кибетне "Связной"ның рәсми сайтында https://www.svyaznoy.ru/shops табарга мөмкин.

Фото: cityopen.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Alga-alga-bara-302913/
Читайте нас