+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 18:20

Русиядә кайбер түләүләр күләме артачак

1 февральдән керәчәк “Путин түләүләре” кемнәргә кагыла?

Русиядә кайбер социаль пособиеләр һәм түләүләр күләме 1 февральдән 4,9%ка артачак. Бу “Путин түләүләре” инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, радиациягә дучар булган кешеләргә, Советлар Союзы һәм Русия Геройларына, Хезмәт Геройларына, зыян күргән ватандашларга кагыла.
Шулай ук балалар пособиеләре дә индексацияләнәчәк: бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие, йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие артачак.
Гамәлдәге канун буенча, Русиядә 2018 елдан социаль түләүләрне индексацияләүнең бердәм тәртибе билгеләнгән – 1 февральдән елга бер тапкыр, алдагы ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып.
Русстат мәгълүматларына караганда, 2020 елда инфляция 4,9% тәшкил иткән, һәм шуңа бәйле рәвештә хөкүмәт карары белән 2021 елның 1 февраленнән түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициенты 1,049% ка расланган.
Пенсия фондының бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү (ЕДВ) 1 февральдән индексацияләнә. Аны федераль ташламалардан файдаланучы 14,7 млн русияле ала. Алар – сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, ветераннары, радиациягә дучар ителгән кешеләр, Советлар Союзы һәм Русия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, шулай ук производствода зыян күргән гражданнар.
Моннан тыш, февраль аенда җирләүгә пособие артачак, ул эшләгән очракта, Пенсия фонды үлгән пенсионерның туганнарына түләнә. Яңа айдан индексацияләнгән күләм 6 424,98 сум тәшкил итәчәк, ә 2020 елда ул 6 124,86 сум тәшкил иткән.
Шулай ук 1 февральдән социаль иминият фонды тарафыннан түләнә торган кайбер балалар пособиеләре 4,9% ка арта. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 18 004,12 сумнан 18 886,32 сумга кадәр артачак. Мондый пособие алу хокукына ата-аналарның берсе яки опекун ия. Үле бала туганда әлеге пособие түләнми.
#ВладимирПутин
Чыганак: https://tulpar.rbsmi.ru/news/Rusiyad-kayber-t-l-l-r-k-l-me-artachak-657813/
Читайте нас: