Әйтик, Саранскида узган Русиянең иң яхшы туристик маршрутлары өчен бөтенрусия премиясенә без 10 призлы урын алдык. Болар - Ирәмәл тауларына, Шүлган-Таш тауларына, «Святые Кустики» монастыренә, Красный Ключ паркына һәм Бөрҗәннең «Охота за диким мёдом» маршрутына, шулай ук Зур Шатак тавына джип-тур, Бахтыбай авылына этнотур(Бөре районы), Уфада «Кыш бабайны эзләп» квест-экскурсия, Башкортстаннан веломаршрутлар.
Бездә ял итәрлек һәм табигатьнең матурлыгыннан ләззәт алырлык урыннар бик күп. Һәм иң мөһиме, алган дипломнар түгел, ә кешеләрнең безнең өчен күп тавыш бирүләре - безгә туристлар агымын кинәт арттырды. Туризм - икътисадның мөһим тармагы, һәм без аны киләчәктә тагын да үстерәчәкбез"