+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2021, 11:15

Халык исәбен алу көннәре күчерелә

Бу нәрсәгә бәйле?Әлбәттә, коронавирус пандемиясенә.

Русиядә халык санын алу 2021 елның апреленнән сентябрьгә күчерелә. Бу хакта "Росстат" хәбәр итте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта илдә "COVID-19 инфекциясенә бәйле хәлләр яхшырып килә", шулай да халык санын алу өчен тагын да иминрәк чор сайланган.
Белгечләр фикеренчә, моның өчен иң кулай вакыт – сентябрь. Бу вакытта халыкның күпчелеге, ял итү урыннарыннан кайтып, өйдә булачак, көннәр җылырак торачак һәм респиратор вируслы чирләр азрак таралачак.
Җанисәпнең беренче нәтиҗәләре - 2022 ел башында, йомгаклау нәтиҗәләре 2023 елда гына чыгар дип көтелә.
Русиядә халык исәбен алу былтыргы сентябрьдән шушы елның апреленә күчерелгән иде.
Фото: Азатлык
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Halik-is-ben-alu-k-nn-re-k-cherel-666061/
Читайте нас: