+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2021, 11:00

Мөһим чарада актив катнашыйк!

Русиядә беренче халык исәбен алу революциягә кадәр үк үткәрелгән һәм шул вакытлардан алып даимигә әйләнгән. Соңгы тапкыр Бөтенрусия халык исәбен алу 2010 елда үткәрелде.

Халык исәбен алуда катнашу ирекле. Әгәр кешенең үзе турында мәгълүмат белән бүлешәсе килми икән, ул баш тарта ала. Бу очракта аның хакында мәгълүмат административ күрсәткечләрдән – ЗАГС, Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсеннән алыначак.
Ул ни өчен кирәк?
Халык исәбен алуның максаты – Русия территориясендәге демографик, социаль, икътисади хәл турында Хөкү­мәткә статистик мәгълүмат җыярга ярдәм итү.
“Росстат” җыелган мәгълүматны өйрәнә һәм берничә юнәлеш буенча статистик отчет әзерли: болар – Русия халкының саны һәм яшәгән урыннары; шәһәр һәм авыл кешеләренең тәңгәл­леге (миллионлы, урта һәм зур булма­ган шәһәрләр, эре һәм бәләкәй авыллар, поселоклар), халыкның яшь-җенес составы: милли состав һәм тел­ләр белүе; туым күрсәткече; законлы никахта булу-булмау; керем чыганаклары һәм күләме.
Отчетлар төзелгәннән соң мәгъ-лү­мат җәмгыятьтә соңгы 10 елдагы үз­гәрешләрне ачыклау өчен чагыштырма анализлана.
Кем үткәрә?
Халык исәбен алуны үткәрү һәм алынган мәгълүматларның саклануы өчен җаваплы ведомстволар билге­ләнә. Быел үткәреләчәк халык исәбен алуда җаваплы ведомстволар болай билгеләнгән: халык исәбен алу – “Росстат”, торак биналар исәбен алу өчен – Кадастр палатасы, хәрби хезмәт­тә­геләр исәбен алу өчен – Эчке эшләр министр­лыгы, Милли гвардия гаскәрлә-ре­нең федераль хезмәте һәм башка ведомстволар, тоткыннар исәбен алу өчен – УФСИН, “Байконур” проектында катнашучылар исәбен алу өчен – “Роскосмос”, исәп алу кәгазьләренең саклы­лыгы өчен – Милли гвардия гаскәр­ләре­нең федераль хезмәте.
Бөтенрусия халык исәбен алу өчен “Росстат” ирекле катнашучыларны җыя, алар белән гражданлык-хокук килешүләре теркәлә. Һәр катнашучыга башкарылырга тиешле бурычлар һәм хезмәт өчен түләү билгеләнә.
Бланклар турында
Быел Бөтенрусия халык исәбен алу өчен өч бланк билгеләнгән, алар якланган полиграфик продукция булып са­нала. Бу бланклар эксклюзив бил­геләре булган махсус кәгазьдә әзер-ләнә. Шуңа аларны алыштыру мөмкин түгел.
“Л” бланкы гомум мәгълүмат алу өчен тәгаенләнгән. Анда җенес, яшь, яшәү адресы, туганлык бәйләнешләре, белем, эш, керем турында мәгълүмат тутырыла.
Җитди карасак иде
Кайбер кешеләр халык исәбен алуга җитди карамый. Кемнәрдер моны юкка вакыт һәм акча туздыру дип саный. Ләкин бу дөрес түгел. Статистик мәгълүмат теге яки бу шәһәрләрнең, халык катламының проблемаларын ачыкларга ярдәм итә. Мәсәлән, 100 мең кеше яшәгән шәһәрдә соңгы ун елда халык саны арткан, аеруча балалар күп туган, ди. Бу очракта хөкүмәт өстәмә балалар бакчалары һәм мәк-тәпләр төзүгә акча бүләчәк.
Яисә шәһәр кешеләре авылга күп­ләп күченә башласа, “авыл ипотекасы” өчен ташламалар карала.
Халык исәбен алу тормышның төр-ле тармакларына мөһим үзгәреш­ләр кертүгә юнәлтелгән.
Кызыклы вакыйгалар
Халык исәбен алуга җитди карамаучылар булу сәбәпле, бу эштә кызыклы вакыйгалар да була. Мәсәлән, 2010 елгы халык исәбен алуда гномнар, джедайлар, эльфлар кебек “милләтләр” теркәлгән.
Русиялеләрнең “үз күзләренә ышанмау” очраклары да билгеле. Мәсәлән, исәп алучы бер егетне бер кызның сөяркәсе белән бутаганнар. Шулай да егет каза күрмичә, үзенә ишек ачкан кызның сөяркәсе булмавын дәлилли алган.
Ә исәп алучы икенче бер егет белән мондый хәл булган. Ул шакыганга ишек ачкан хатын-кызның кулында язу күргән. Анда хатынның чукрак булуы турында язылган була. Егет исәп алу бланкын хатын язып биргән мәгълүмат буенча тутыра. Ләкин соңыннан уйга кала: чукрак хатын ничек итеп аның ишек шакуын ишеткән соң?
Һәм мондый вакыйгалар күп. Әл­бәттә, юмор хисле булу яхшы. Ләкин халык исәбен алуга җитди карасак, дөрес мәгълүмат бирсәк, тормышыбызда кирәкле үзгәрешләр булуына да мөмкинлек арта бит.
Сорау – җавап
– Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашучы кеше урыс телендә сөйләшмәсә, аңа бланкны ничек тутырырга?
– Дәүләт хезмәтләре порталында бланкны башка телләрдә тутыру мөмкинлеге бар. Бу очракта исәп алучы аша тутырып булмаска мөмкин, чөнки алар урыс теленнән башка телләрне белергә бурычлы түгел.
– Барлык гаилә әгъзаларына да исәп алучының сорауларына җавап бирү мотлакмы? Әллә моны бер генә гаилә әгъзасы да эшли аламы?
– Юк, барлык гаилә әгъзаларының да аерым җавап бирүе мотлак түгел. Бер кеше башка гаилә әгъзалары өчен дә җавап бирә ала, ләкин ул җавапларны төгәл белергә тиеш.
Исәп алу кәгазьләрен исәп алучы белән шәхси сөйләшү аша гына түгел, Дәүләт хезмәтләре порталындагы бланк­ларны тутырырга да мөмкин.
– Әгәр бала вакытлыча башка шәһәрдә яшәп укый икән, ата-анасы аны исәп алу кәгазенә кертергә тиешме?
– Вакытлыча башка шәһәрдә яшәп укучы студентны ата-анасына исәп алу кәгазенә кертергә кирәкми. Чөнки югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар исәп алуны уку йорты урнашкан шәһәрдә үтә.
Ләкин бала мәктәп укучысы булса (мәсәлән, кадет), каникулларында өйгә кайтса, аны төп яшәү урыны буенча билгеләргә кирәк.
– Әгәр исәп алучы килгәндә кеше өендә булмаса, исәп алучы тагын киләме?
– Әйе, әгәр килгәндә беркем дә ишек ачмаса, исәп алучы почта тартмасында хат калдырачак һәм башка көнне киләчәк. Ләкин исәп алучылар билгеле бер вакытта гына килми, димәк, ул икенче килгәндә дә кеше өендә булмаска мөмкин.
Өстәмә рәвештә 2021 елның апрель ахырларында контролерлар килергә мөмкин. Алар да сорау ала, ләкин исәп алучыларның эшен тикшерү өчен. Җавап бирүче соравы буенча контролерлар исәп алу кәгазен тутыра ала.
– Хезмәт урыннарында исәп алу үткәреләме?
– Барысы да җитәкчедән тора. Оешма җитәк­чесе, “Росстат”ның территориаль органына мөрәҗәгать итеп, пред­приятиегә исәп алучылар килүен сорый ала. Вакыты алдан билгеләнә.
– Фатир арендага бирелгән икән, анда яшәүчегә исәп алу кәгазен кем исеменнән тутырырга кирәк?
– Әгәр кеше арендаланган фатирда яши, шул адреска исәп алучы килде икән, исәп алу кәгазен бу фатирда әле яшәүче кеше тутыра. Торак хуҗасы исәп алу кәгазен яшәгән урыны буенча тутыра.
– Халык исәбен алу вакытында кеше дәваханәдә булса, аңа ничек исәп алуда катнашырга?
– Халык исәбен алу вакытында стационар дәвалауда булган кешеләр исәп алу кәгазен Дәүләт хезмәтләре порталында тутыра ала. Яисә аның турында мәгълүматны туганы бирергә мөмкин.
– Кеше чукрак-телсез булса, аңа халык исәбен алуны ничек үтәргә?
– Мондый кеше исәп алу кәгазен Дәүләт хезмәтләре интернет-порталында тутыра ала. Әгәр кеше өлкән яшьтә һәм аның Интернетка керү мөмкинлеге юк икән, исәп алучы аңа сурдо­тәрҗемәче белән килә. Ул, чукракның ишарәләрен тәрҗемә итеп, исәп алу кәгазен тутырырга ярдәм итәчәк.
Инвалидлар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе үзал­лы җавап бирә алмаучы кешеләр хакындагы мәгъ­лүматны бирәчәк, “Росстат” белән сурдо­тәр­җемәче килү вакыты турында килешәчәк.
Моннан тыш, чукрак туганы өчен исәп алу кәга­зен гаилә­нең башка әгъзасы да тутыра ала.
– Өй хуҗалыгы керем чыганагы булып саналамы?
– Эш хуҗалыкның ничек алып барылуында. Әгәр кеше зур күләмдә продукция җитештерә һәм сата икән, бу коммерция эшчәнлеге кереме булып тора (шәхси эшкуар буларак теркәлгән булса).
Исәп алуда катнашучы түтәлләрдә бераз яшелчә үстерә, бу үзенә дә, сатарга да җитә икән (мәсәлән, әбиләр өйләре янында сатып утыра), моны керем чыганагы дип санарга була.
Әгәр кеше үзе өчен генә хуҗалык эшләре белән шө­гыльләнә икән (мәсәлән, йомырка өчен биш та­вык асрый), бу керем чыганагы булып саналмый.
– Интернет аша халык исәбен алуны үтү өчен планшетка яисә компьютерга ниндидер өстәмә программалар урнаштырырга кирәкме?
– Исәп алу бланкы өчен бернинди программа да кирәкми. Иң мөһиме – Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм Интернетка тоташу мөм­кинлеге булу.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khalyk-is-ben-alu/M-im-charada-aktiv-katnashiyk-666652/
Читайте нас: