+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2021, 13:15

Бүген роутер булмаган йорт бар микән?

Бүген Wi-fi тарату өчен роутерлар куелмаган торак юктыр. Тик аны урнаштыру сәламәтлеккә зыян салганын күпләребез белмидер дә.

Бу турыда “Яшәү мохите экологиясе” лабораториясе начальнигы Антон Ястребцев белдерде. Эксперт билгеләп үткәнчә, роутерның электромагнит нурланышы зарарлы тәэсир итмәс өчен, берничә киңәшне үтәргә тиеш. Аның сүзләре буенча, өйдә куллану өчен сертификатланган роутерлар куркынычсыз булырга тиеш, ләкин алар да билгеле бер йогынты ясый. Шуңа күрә бу җиһазны эш урыныгызга урнаштырмагыз.
"Кайвакыт кешеләр яхшы элемтәгә мохтаҗ, шуңа күрә алар роутерны эш өстәленә куялар. Бу шикле аңлатма, элемтә чынлап та яхшыра, ләкин роутер ​​өч метр радиус эчендә элекромагнит нурланыш ясый, димәк ул кешегә һәрвакыт зыянлы тәэсир итәчәк. Роутерны йокы урыны янына кую бөтенләй дөрес түгел. Роутер караваттан кимендә өч метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш, бигрәк тә караватның мендәр куелган ягыннан. Мондый очракта кешегә, бигрәк тә баш миенә авыр йогынты ясалачак. Моның нинди дәрәҗәдә авыр икәнлеген төгәл генә исәпләп булмый, ләкин шулай да начар йогынты ясала. Безнең лаборатория төрле оешмаларның хезмәт урыннарындагы экологик фонны 10 елдан артык тикшерә. Кайбер бүлмәләрдә электромагнит нурланышы 5 ГГц га җитә. Бу сәламәтлек өчен бик зыянлы", - ди Ястребцев.
Эксперт сүзләре буенча, роутер коридорга яки башка торак булмаган бүлмәләргә урнаштырылырга тиеш.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/B-gen-router-bulmagan-yort-bar-mik-n-672107/
Читайте нас: