+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2021, 14:20

Икесе дә аякларына баса алмый

Республикада яшәүче Садыйковлар гаиләсе ярдәм сорый.

Өч яшьлек малайларга ДЦП диагнозы куелган. Америкада ясалачак кыйммәтле операция генә малайларга мөстәкыйль йөрергә ярдәм итәчәк. 10 апрельгә кадәр 11 миллион 330 мең сум җыярга кирәк аларга. Бүгенгә ике миллионнан артык акча җыя алган гаилә.
- ДЦП диагнозын малайларга бер яшьтә куйдылар. Алар вакытыннан алда туды. Хәтта өч ай дәвамында Кытай табибларында да дәваландылар. Самир белән Сабирны дәвалау курсларына йөртү өчен Салаваттан Уфага яшәргә күчтек, - ди балаларның әнисе Айгөл Садыйкова.
Америкада ясалачак процедура мускулларның йомшаклыгыннан һәм аякларның авыртуыннан коткарачак һәм малайлар мөстәкыйль йөри алачак.
- Бу сумма безнең өчен бик зур. Без инде булдыра алганның барысын да саттык. Шунда ук машина, җир участогы да керә. Хәзер безнең операциягә акча юк, - ди хатын.

Операция датасы май аена билгеләнгән. Бәлки, нәкъ менә сезнең өлеш балаларга атлап йөреп китәргә ярдәм итә алыр. 9 244 505 сум җыясы калган.
Ярдәм өчен реквизитлар:
Сбербанк картасы номеры: 22 02 2007 3423 7413, Айгөл Рәзиф кызы Садыйкова. 8 (999) 741 89 49 номерына бәйләнгән.
ВТБ картасы номеры: 22 00 2407 7771 5612, Ринат Рифович Садыйков. 8 (927) 312 30 20 номерына бәйләнгән.
Фото: bash.news
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Ikese-d-ayaklarina-basa-almiy-681628/
Читайте нас: